Логотип Идель
Яңалыклар

ВИЧка КАРШЫ "ЭКСПЕДИЦИЯ": БУШЛАЙ ТЕСТ ЯСАТА АЛАСЫҢ

«Тест на ВИЧ: Экспедиция 2021» бөтенроссия акциясе 1-нче июньдә Санкт-Петербургта старт алды һәм 1-нче ноябрьдә Хабаровскта тәмамланачак.

Казанлылар ВИЧ-ка түләүсез аноним тест уза алачаклар. «Тест на ВИЧ: Экспедиция 2021» акциясе 12-нче августта 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Бауман урамында (метрога керү юллары янында) узачак.

Мобиль пункт белгечләре шәһәр халкына бу авыру турында сөйләячәк, шәхси куркынычларны бәяләргә ярдәм итәчәк һәм саклануның нәтиҗәле чаралары турында искә төшерәчәк. Моннан тыш, акцияне үткәрү чорында Татарстанда өлкән сыйныф укучыларының медицина хезмәткәрләре һәм ата-аналары өчен мәгълүмати-агарту семинарлары узачак.

Татарстанлылар экспресс-тестны Казаннан тыш башка шәһәрләрдә дә ясата ала, мобиль пункт 10-нчы августта Яр Чаллыда һәм Түбән Камада булачак. Тулырак мәгълүматны СПИД һәм йогышлы авырулар белән профилактика һәм көрәш буенча республика үзәге сайтында алырга мөмкин.

Чаралар коронавирус инфекциясен таратуны кисәтүне күздә тотып уздырылачак. Консультантлар шәхси саклану чараларын кулланачак, шулай ук һәр килүчедән соң тестның мобиль пунктлары өслеген дезинфекцияләячәк. Моннан тыш, тән температурасын үлчәү дә оештырылачак.

«Тест на ВИЧ: Экспедиция 2021» бөтенроссия акциясе 1-нче июньдә Санкт-Петербургта старт алды һәм 1-нче ноябрьдә Хабаровскта тәмамланачак. Югары квалификацияле белгечләр командасы, кешеләргә ВИЧ-инфекция таралу проблемасын искә төшерү өчен, Россиянең 50 төбәгенең зур һәм кече шәһәрләре буенча узачак.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев