ВИРУС КОТЫРА - ЧИТ ИЛЛӘР ҮЗЛӘРЕНӘ ЧАКЫРА
Россия бүгенге көннән Мисыр курортларына - Хургада һәм Шарм-эш-Шейхка чартер рейсларын яңадан гамәлгә кертте. Моннан тыш, бүген тагын 9 ил белән авиаэлемтә яңартыла.
Болар - Таиланд, Тунис, Нидерланд, Норвегия, Швеция, Иран, Оман, Словения һәм Багама.
Багамага Мәскәү - Нассау рейслары белән атнага ике тапкыр очарга мөмкин. Иранга - Мәскәү - Тегеран (атнага өч рейс) һәм Сочи - Тегеран (атнага бер). Нидерландлар белән авиаэлемтә Мәскәүдән Амстердамга (атнага җиде рейс) Санкт-Петербург, Екатеринбург, Калининград, Сочидан - Амстердамга (атнага икешәр, ), шулай ук Мәскәү - Эйндховенга (атнага ике рейс) юнәлешләре буенча очышлар яңартылды. Шулай ук Швеция белән авиаэлемтә булдырылды. Санкт-Петербург - Стокгольм һәм Санкт-Петербург - Гетеборг (атнага ике рейс) маршрутлары буенча рейслар гамәлдә. Таиландка Мәскәү - Бангкок һәм Мәскәү - Пхукет юнәлешләре буенча атнага ике рейс була.
Моннан тыш, Россия 9 ноябрьдән Австриягә, Швейцариягә, Финляндиягә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очуларга чикләүләр юк ителде һәм Албания, Болгария, Венесуэла, Венгрия, Алмания, Греция, Испания, Италия, Мальдив, Мальта, Македония, Франция белән рейслар саны арттырылды.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев