Логотип Идель
Яңалыклар

Владимир Леонов белән Хәлил Шәйхетдинов дәүләт бүләкләренә лаек булды

Бүген Мәскәүдә, данлыклы "Лужники"да физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәтүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Араларында Татарстан вәкилләре дә бар.

Бүген Мәскәүдә, данлыклы "Лужники"да физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәт итүчеләргә, аерым алганда, Россиядә футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруга зур өлеш керткәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Араларында Татарстан вәкилләре дә бар.

Футбол буенча дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә уздыруны исәптә тотып, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов һәм аның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов югары бүләкләргә ия булды. Дәүләт бүләкләрен Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин тапшырды.

Аерым алганда, Владимир Леоновка Россиянең Дуслык ордены тапшырылды. Бүләкне алгач та, ул җавап сүзе белән чыгыш ясады. "Мундиальнең татарчасы Сабантуй була икән. Ләкин бер аермасы бар. Мундиаль дүрт елга бер тапкыр, ә Сабантуй исә ел саен уза. Барыгызны да безнең милли бәйрәмебездә көтеп калабыз", дигән министр.

Татарстанның атказанган спорт остасы, озак еллар дәвамында физик культура һәм спорт өлкәсендә армый-талмый хезмәт итүче Хәлил Хәмит улы Шәйхетдиновка әлеге тантана вакытында "Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре" исеме тапшырылды. "Бүләкләнүчеләр арасында булуым белән мин бик горурланам. Әлеге бүләккә мин бер ел гына бармадым. Көн саен без Татарстанның спорт министрлыгы хезмәткәрләре белән иңне иңгә куеп эшлибез, бу - безнең уртак җиңүебез. Туганнарыма, якыннарыма, бөтен гаиләмә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә", дип, шатлыгы белән уртаклашты Хәлил Хәмитович "Идел" хәбәрчесенә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев