Логотип Идель
Яңалыклар

Владимир Путин белән туры элемтә булачак

“Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә әзерләнү эше алып барыла да инде, ди ил башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта ТАСС яза.

“Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, – дигән ул.

Кремль вәкиле икенче яртыеллыкта Президент юлламасының игълан ителү ихтималы турында сорауга да, әлегә вакыты билгеләнмәгән, дип җавап биргән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев