-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Владимир Путин: "Казан капиталь рәвештә үзгәрде"
Казан мэры Илсур Метшин Красногорскида Россия Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү советы утырышында катнашты. Утырыш барышында Путин җирле үзидарәнең җаваплылык өлкәсе зур булуын белдерде.
Үз чыгышында Илсур Метшин коммуналь челтәрләре проблемасын хәл итүне сорады. Шәһәр башлыгы "совет ныклыгы запасы тәмамлана", ә тарифлар һәм өстәмәләр масштаблы эшләр башкарырга мөмкинлек бирми, диде.
Моннан тыш, Илсур Метшин соңгы елларда җирле үзидарә вәкаләтләре саны артуга игътибар итте. Закон нигезендә, 2005 елда муниципалитетларның 27 вәкаләте булган.
"Әмма 15 ел эчендә вәкаләтләр саны 43 пунктка кадәр артты. Өстәмә 245 пункт бар. Финанслау элеккечә калды", - диде мэр. Шулай ук, сүз зур акчалар турында бармый дип өстәде.
Илсур Метшин президентка Казандагы үзгәрешләр өчен рәхмәт белдергәннән соң, Владимир Путин шәһәрнең капиталь үзгәрүен ассызыклады:
"Дөрес, Казан соңгы елларда капиталь рәвештә үзгәрде. Бу - уртак тырышлыгыгыз, республика халкы һәм федераль ярдәм нәтиҗәсе" , - диде Путин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз