-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Владимир Путин Минтимер Шәймиев белән очрашкан
Россия Президенты Владимир Путин Иннополиста узган РФ Дәүләт Советы президиумы утырышыннан соң Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашкан.
Путин Минтимер Шәймиевкә республика үсешенә керткән өлеше, шулай ук стратегик проектларны гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт белдергән. Ил башлыгы Шәймиевнең Болгар ислам академиясен булдыруга керткән өлешен билгеләп үткән һәм анда Кыргызстан руханиларын укыту мөмкинлеге турында сөйләшкән. Күптән түгел генә Россия Президентының Кыргызстан башлыгы Сооронбай Жээнбеков белән очрашу барышында шул хакта сөйләшү булган икән.
Минтимер Шәймиев исә Владимир Путинга әлеге проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен җиткергән һәм иганәчеләр китабының тугызынчы томын бүләк иткән. Әлеге томда Россия Президентының да исеме бар.
Фото: president.tatar.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз