Логотип Идель
Яңалыклар

"Водяная" фильмы прокатка чыкты, тамашачы ни уйлый

Фильм Россиянең 54 шәһәрендә 250 кинотеатрда күрсәтеләчәк. 

Кичә Татарстанда төшерелгән «Водяная» фильмы Русия прокатына чыкты. Аны Казанда "Родина" кинотеатрында күрсәттеләр. Кино карарга килгәннәрне фойеда культура институты оркестры каршы алды. Премьера көнендә фильмның режиссеры Алексей Барыкин үзе дә бар иде. Ул барлык килгән тамашачыларга, фильмны ясауда һәм чыгаруда катнашкан кешеләргә рәхмәтен белдерде. 

Фильмда вакыйга Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында, галим, язучы К.Насыйриның туган ягында бара. Мәскәүдә яшәп ятучы балалар, бабалары вафатыннан соң әниләре белән авылга кайткач, гайре табигый хәлләр башлана. Балаларның әниләрен Су анасы алып китә. Аны коткару өчен, улы һәм кызы хәзрәт белән бергә татар әкиятләре өйрәнәләр.

Фильмда хәзрәт ролен уйнаган актер Фәнис Җиһанша фильмны прокатка чыгарыр алдыннан ук ул интернетта негатив хатлар ала башлаган, картинаны карамыйча да хурлаучылыр, тәнкыйтьләүчеләр дә булган. Фильм адыннан ул моның турында болай диде:

– Хөрмәтле милләттәшләр, сез бүген зур вакыйга алдында торасыз, мин иртә белән инде хатлар ала башладым. Нигә сез безнең милли геройны шундый "урод" итеп төшерәсез, нигә сез аны ямьсез итеп күрсәтәсез? – дисез. Җәмәгать, сез рәхмәт әйтергә тиеш! Урыс кешесе (Алексей Барыкинга күрсәтеп) татар әкиятләрен укып, өйрәнеп, менә дигән фильм эшләде. Фильм карамаган килеш, ниндидер фикерләр чыгарырга хакыгыз юк! Фикерләрегезне килеп әйтегез! Интернет челтәрендә безне букларга юл куймабыз! Андый кешеләргә АллаҺы Тәгаләнең хөкеме бар! – диде актер.

Фильм тәмамлангач, "Идел" журналы тамашачылар арасында сораштыру оештырды.

Кинокартинаны ошатучылар да ошатмаучылар да булды. 

"Фильмның морале аңлашыла, ата-аналар арасында булган каршылык һәрвакытта да актуаль, балаларга мондый фильмнар кирәк" - диючеләр дә, "Дин күзлегеннән караганда, монда хаталар бик күп, бу фильм бик дини авылда төшерелгән, нигә шундый хаталар җибәргәннәр?!" - дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин сораштыру алган күпчелек кеше бер үк фразаны кабатлады -  "Татарстан киносы өчен бик начар түгел инде". Чыннан да әлеге фильмның сыйфатын шулай бәяләргә була.

Фильм Русиянең 54 шәһәрендә 250 кинотеатрда күрсәтеләчәк. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Водяная Су анасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев