Логотип Идель
Яңалыклар

"Водяная" фильмы кайчан чыгачак?

14 мартта Россия прокатына татар фольклор әкиятләренә нигезләнгән "Водяная"фильмы чыгачак

«Су анасы» фильмы трейлерын инде күпләр күреп өлгергәндер. Туры метрлы фэнтези жанрындагы фильм 14 мартта Россия прокатына чыгачак. Бу фильм Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп куелган  гаилә картинасы - дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Фильмда төп рольләрне 6 яшьлек Екатерина Барыкина һәм 11 яшьлек Николай Невзоров башкара. Шулай ук «Су анасы» фильмында Татарстанның танылган актерлары Фәнис Җиһаншин, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова, Юлия Захарова. Нәфисә Хәйруллина төшкән.

Авторлар фикеренчә, бу Татарстан кинематографиясе өчен чын алгарыш. Беренче тапкыр картинаны тулысынча Татарстан кинематографистлары эшләгән. Фильм Россия территориясендә – Калининградтан Владивостокка кадәр, шулай ук чит илдә дә күрсәтеләчәк. Мәскәү халыкара кинофестивалендә проектның беренче презентациясе узды. Ә Россиядә «Су анасы» премьерасы «Европага тәрәзә» дәрәҗәле илкүләм фестивальдә булды. Һиндстан һәм Кытай фильмны күрсәтү хокукын алды.

Шуңа да карамастан трейлерны караганнан соң ук фильмның уңышлы булуына шик белдерүчеләр дә бар.

Сценарий авторы һәм режиссеры, халыкара кинофестивальләр лауреаты, Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтчеләре гильдиясе призеры Алексей Барыкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Водяная Су анасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев