-
"Кыямовлар кыздыра": Бүгенге татар журналистына иҗадилык җитми! "Идел-online" ютуб-каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы!
-
Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты, “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.
-
Яңа 100 сумлык купюралар тәкъдим ителде Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.
-
Оймяконнан Мәскәүгә кадәр... атта! Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Волонтер буласың киләме?
Бүген БДБ илләренең беренче уеннарына волонтерлыкка кандидатлар өчен гаризалар кабул итү башланды. Уеннарда 14-23 яшьлек 2500 спортчы катнашачак.
Казанның 16 объектында 21 спорт төре буенча ярышлар узачак һәм 230 комплект медаль уйнатылачак. Уеннар шулай ук БДБ илләре командалары өчен дә ачык. ТР Иҗади яшьләр академиясе президенты Александр Карпов әйтүенчә, бик киң һәм бай программа көтелә, волонтерларның катнашуы оештыру комитеты өчен бу аеруча мөһим. Шулай ук уеннарда волонтерларның 16 яшьтән өлкәнрәкләр булган һәр кеше гариза бирә ала. Катнашучы һәр илдән 15әр волонтер киләчәк, алар үз илләренең спортчыларына бәйле булачак.
Ярышлар Казанда 20-27 августта узачак һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак.
tatar-inform.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз