Логотип Идель
Яңалыклар

Волонтерлар ветераннарга георгий тасмалары китерәчәк

Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әлеге акцияне болай аңлатты.


Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әлеге акцияне болай аңлатты:


- Георгий тасмасы (“георгиевская лента”) – безне берләштерә торган һәм җиңүнең нинди кыенлыклар белән ирешелүен исебезгә төшерә торган символ. Быелгы 9 майда безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарны кочаклый һәм котлый алмаячакбыз.

Георгий тасмаларын даруханә, кибет, АЗС нокталарында алып була. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм ветераннарыбызга #безбергә (#мывместе) акциясе волонетрлары тасмаларны өйләренә китереп бирәчәк. Тасмалар белән бергә аларга азык-төлек һәм дарулар да тапшырылачак.

Әлеге акциягә онлайн да кушылып була: моның өчен тасма белән бергә фотога төшәргә һәм аны үзегезнең аккаунтыгызга #георгиевскаяленточка, #лучшедома хэштеглары белән тамгаларга кирәк.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев