Логотип Идель
Яңалыклар

Вузларга керүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга керү кагыйдәләрен үзгәртү турында карар кабул иткән. Хәзер абитуриентлар бер үк вакытта күп дигәндә 5 белгечлек буенча гына конкурста катнаша ала.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга керү кагыйдәләрен үзгәртү турында карар кабул иткән. Хәзер абитуриентлар бер үк вакытта күп дигәндә 5 белгечлек буенча гына конкурста катнаша ала. Документ хокукый мәгълүматлар интернет-порталына урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр ун юнәлеш буенча документлар тапшыру рөхсәт ителә иде. Хәзер исә абитуриентлар биш төрле югары уку йортына һәркайсында бишәр юнәлеш буенча гына гариза тапшыра алачак.

Сүз уңаеннан, быел җәен Россиянең төп вузларында бюджетка керү баллы киметелгән. Мәсәлән, Мәскәү дәүләт университетына (МГУ) керү баллы 33 юнәлеш буенча төшкән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев