Логотип Идель
Яңалыклар

WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр!

Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.

Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак. Бу хакта компаниянең мессенджер партнерына юллаган хатына сылтама белән TechCrunch басмасы хәбәр итә.

Санкцияләр яңа конфиденциальлек шартлары булган баннерны игътибарсыз калдырган юзерларга кагылачак. Алар нигезендә, кулланучының телефон номеры турындагы мәгълүмат Facebook социаль челтәрләренә тапшырылачак.

Берничә атнадан мондый кешеләр өчен шалтыратулар һәм хәбәрләр кабул итү мөмкинлеге калачак. Әмма алар кушымтадан хәбәрләрне карый һәм җибәрә алмаячак.

Моннан тыш, кулланучы бу чикләүләргә игътибар итмәсә һәм мессенджерның яңа шартларын кабул итмәсә, 120 көннән соң WhatsApp аның хисап язмасын «актив булмаган кебек» бетерергә хаклы булачак.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев