-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
WorldSkills Kazan 2019 ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар ничә сум тора?

30-нчы майда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетларны онлайн-сату башланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
Билетларны worldskills2019.com сайтында сатып алырга мөмкин булачак. Билет бәясе 300 сумнан 1500 сумга кадәр булачак. Спикер сүзләренә караганда, шәһәр кассаларында билетлар чемпионат якынлашкан көннәрдә барлыкка киләчәк.
«Бу уникаль тамаша булачак, аның өстендә 2013 елгы Универсиада, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты буенча таныш булган Игорь Крутойның продюсерлык үзәге эшли. Матур тамаша булачагына ышанабыз, ул бөтен дөньяга безнең ил, республика, эшче белгечлекләр турында хәбәр итәчәк», - дип хәбәр итте Э.Гобәйдуллин.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак. Анда 69 илдән 1500-гә якын конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачаклар, дип яза kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз