Логотип Идель
Яңалыклар

XIX Казан кинофестиваленең гариза бирү кампаниясе башланды

Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында төгәлли. Аннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.

2023 елның 1 февраленнән XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гариза бирү кампаниясе башланды. Аларны 2023 елның 1 июненә кадәр кабул ителәчәк.

Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында төгәлли. Аннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.

Узган ел белән чагыштырганда, сайлап алу комиссиясе составы үзгәрмәде. Конкурс программасын филология фәннәре докторы, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Россия Ислам Институтының филология һәм илләрне өйрәнү кафедрасы мөдире Тимур Шәйхуллин белән фәлсәфә һәм сәнгать белеме докторы, кино белгече, Үзәк Азия һәм Төркиянең мәдәният һәм кино турында мәкаләләр һәм басмалар авторы, «Евразия Глобал Коннектинг» агентлыгы генераль директоры Светлана Слапке (Германия) билгеләячәк.

Сайлап алу комиссиясен тарихчы, культуролог, Яңа мәдәният институты директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Россия Федерациясендәге мәдәниятара диалог тәҗрибәләрен һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторы Нина Кочеляева (Россия) җитәкләячәк.

Конкурс программасы тулы метражлы һәм кыска метражлы уен һәм документаль фильмнар белән тәкъдим ителә. Моннан тыш, фестивальдә «Милли конкурс» номинациясе эшләп килә.

Кино проекты программасына гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм мәдәни традицияләрне чагылдырган, тынычлык урнаштыру, дин һәм гуманизм идеяләрен чагылдырган Россия һәм чит ил кинотасмалары кертелергә мөмкин.

Быел фестиваль 5-9 сентябрьдә узачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, КХМКФ-2023 РФ Мәдәният министрлыгы хуплаган кино проектлары исемлегенә кергән.
 
XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта уза.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев