-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
XV Халыкара мөселман киносы фестивале әле ачылмаган, ә фильмнар инде күрсәтелә!
Рәсми рәвештә Казан мөселман киносы фестивале 24 апрельдә генә башланса да, фестиваль фильмнары 20 апрельдә үк күрсәтелә башлады. Конкурс программасына кергән һәм конкурстан тыш фильмнар «Мир» кинотеатрында тәкъдим ителде. Матбугат вәкилләренә аларны кино белгече, фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы Сергей Анашкин тәкъдим итте.
Шулай итеп, тәүге фильм – 2019 елда Үзбәкстанда төшерелгән «Имам Үбү Гыйса Мөхәммәд Тирмизи» (реж. А.Мигнаров) иде. Тирмизи имам – мөселман дөньясында киң билгеле булган галим, хәдисләр җыентыгын төзүче. Тамашачы имамның балачагыннан алып бар тормыш юлы, исламияткә керткән өлеше белән таныша алды.
Фестивальдә өр-яңа, 2018-2019 елгы кинотасмалар күп булуы аеруча сөендерә. Шундыйларның берсе - конкурс программасының «Тулы метражлы уен фильмы» номинациясендәге «Газим әнисе Рона» дигән Әфганстан-Иран фильмы. (реж. Җ. Мәхмүди, 2018). Әлеге психологик драмада шәригать һәм медицинадагы (ә фильмда – сәяси дә) четерекле мәсьәлә – донор органын күчерү проблемасы күтәрелә. Төп персонаж Газимның гаиләсе Иранда яши, алар әфганлылар. Газимның әнисенә бөер күчереп утырту ихтыяҗы килеп туа. Тик закон буенча иранлылар чит ил кешесенә донор була алмый икән. Әгәр бөер табылмаса, Газим әнисе бик тиздән үлеп китәчәк. Туганнар арасында да бөерен бирерлек кеше – бер Газим гына. Ләкин әнисенә бөерен бирсә, ул үзе дә үләргә мөмкин.
Бүген матбугат вәкилләре өчен «Россия – ислам дөньясы» конкурстан программасындагы «Мабата Бата» (реж. С. де Карвальо, Мозамбик, Португалия, 2018) фильмы күрсәтеләчәк.
Иртәгә, 23 апрельдә «София хатлары» (реж. Р.Маллан, Великобритания, Литва, 2013) күрсәтеләчәк. Фильм танылган Литва рәссамы һәм композиторы Микалоюс Чюрлёнис һәм аның София Кимантайте тормышы һәм мәхәббәте турында. Аны тамашачыга баш рольдә уйнаган Рокас Зубовас – М.Чюрлёнис оныгының улы, танылган музыкант тәкъдим итәчәк. Әлегә фильмның төп интригасы – аның мөселман фильмнарына нинди катнашы булуын беләсе килү.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз