Логотип Идель
Яңалыклар

XV Халыкара мөселман киносы фестивале көндәлеге: 3-5нче көннәр

Фестивальнең өченче көне – 26 апрель – вакыйгаларга бик бай иде. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу көне һәм Татарстанда Туган көн бәйрәме үткәрелү белән туры килде.

Фестивальнең өченче көне – 26 апрель – вакыйгаларга бик бай иде. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу көне һәм Татарстанда Туган көн бәйрәме үткәрелү белән туры килде. Халыкара фестиваль программасына бу дата сизелерлек йогынты ясамады, шулай да, формаль төстә булса да, чагылыш тапты. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында әлеге уңайдан оештырылган тантаналы чарада халыкара фестивальләр директорлары да катнашырга тиеш иде.

Мир” кинотеатрында параллель программа кысаларында кинорежиссер Йован Маркович катнашында Сербия киносы көне үтте. Серблар “Аргентина тангосы”, “Төрмә догасы”, “Тихованье” фильмнарын тәкъдим итте. Параллель программа дәвам итә.

Казан Кирмәненең “Манеж” күргәзмәләр үзәгендә КХМКФның 15 еллык тарихына багышланган фотокүргәзмә ачылды. Мондагы сурәтләрдә халыкара фестивальнең 15 еллык тарихы гына түгел, Татарстанда кино төшерү тарихы да чагылыш тапкан, кызыклы һәм сирәк фотокадрлар күрергә мөмкин.

27 апрель, төп программа белән беррәттән, параллель программаның зур һәм үзенчәлекле булуы белән истә калды. Параллель программа тулысынча балаларга багышланды. Көн дәвамында яшь тамашачы өчен тулы һәм кыска метрлы нәфис фильмнар, мультфильмнар күрсәтелде. Менә кайда дөньяның чиге юк – балалар планетаның һәр почмагында бала-чага булып кала, дөньяны акка-карага бүлми. Ләкин, фильмнардан күренгәнчә, алар әкият дөньясында гына яшәми – иңнәренә олылар күтәрә алмаслык проблемалар йөген салырга да тәвәккәлли. Мәсәлән, “21 көннән соң” (Иран) фильмындагы кебек. Ике малаен ялгызы үстерүче ана каты авырып китә. “Әҗәл даруы” бар үзе, тик ул бик кыйммәт тора – бер кабы тотылган мотоцикл бәясе кадәр бар. Малайлар, әлеге даруны юнәтерлек акча табар өчен, үзләренчә әллә нинди кыю, ләкин куркыныч һәм законнан тыш гамәлләргә, алдауга бара. Әйе, ниятләре изге булса да, тормыш китереп куйган проблеманы алар нәкъ балаларча чишәргә омтыла. Ләкин бу – нәтиҗәсез юл, ул тагын да күбрәк бәла-каза китерергә мөмкин... Яшь тамашачы өчен уйланырга сәбәп бар монда.

Балалар кинодөньясы” дип аталган программа кысаларында Кыргызстан, Гыйрак, Иран, Казакъстан, Кырым Республикасы киносы белән бергә Татарстан режиссерларының “Кемгә кыенрак”, “Кырмысказки” мультфильмнарын карау мөмкинлеге бар иде. Төп программада исә “Гөберле бака” (Босния һәм Герцеговина), “Ихластан сезнеке, Дака” (Бангладеш) кебек нәфис фильмнар күрсәтелде.

Якшәмбе, 28 апрель конкурс программасының зур, игътибарга лаеклы фильмнардан төзелүе белән хәтергә кереп калды. Иран, Гыйрак, Португалия, Таҗикстан, Мисыр, Малайзия, Үзбәкстан, Болгария фильмнары күңелләргә хуш килгәндер. Тамашачы өчен бу көн яшь режиссер һәм сценарист Ләйлә Сәләхетдинованың “Овертайм” кыска метражлы уен фильмы (2018) белән дә истәлекле булды. Фильм эчтәлеген сөйләп тормыйбыз – махсус рәвештә. Чөнки дәрәҗәле халыкара фестивальнең төп конкурс программасына эләгә алган әлеге тасма белән кызыксыну болай да көчле булачак, мөгаен. “Balmay” студиясенең иҗат җимеше белән танышу мөмкинлеге киңкүләм тамашачыга да иртәме-соңмы ачылыр, дип фаразлыйк: Татарстан киносында өр-яңа хатын-кыз исеме пәйда булды. Икенчедән, максатчан һәм амбицияле иҗат төркеме интеллектуаль, иң мөһиме, тапталмаган яңа фильмнар ясый, төрледән-төрле фестивальләрдә катнашырга ниятли – тамашачы күңеленә болар кайчан да булса барыбер үтеп керер әле. Хәзергә шушы исемнәрне хәтерләп калыйк: оператор һәм монтажчы (режиссер буларак та исеме ишетелгәне бар) Әмир Галиәскәров, продюсер Нияз Закиров, актерлар Марсель Мәхмүтов, Искәндәр Нуриҗанов, Илнур Закиров, Адел Әхмәтҗанов, Алексей Зильбер, Рузил Йосыпов, Хәзрәт Минекәев, Нияз Закиров, Рәдиф Әхмәдиев, Азамат Зәйнуллин, Касыйм Гәрәев һ.б. Бердәнбер “тешкә тигән” нәрсә – фильм үзебезнең җирлектә, үзебезнең кешеләр тарафыннан иҗат ителгән булса да, ул татарча түгел. Инглизчә титрлар белән урысча бара ул. “Balmay” студиясенең татарча эшләрен дә күрәсе килә!

 

Күзәтүне Рузия Сафиуллина әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев