Логотип Идель
Яңалыклар

XV Халыкара мөселман киносы фестивале көндәлеге: өченче көн

“Мир” кинотеатрында  кинорежиссер Йован Маркович катнашында Сербия киносы көне ачылды. Төрле илләрнең кино көннәре параллель программа кысаларында әле тагын да булачак.

Бүген “Мир” кинотеатрында  кинорежиссер Йован Маркович катнашында Сербия киносы көне ачылды. Төрле илләрнең кино көннәре параллель программа кысаларында әле тагын да булачак. Бүген исә серблар “Аргентина тангосы”, “Төрмә догасы”, “Тихованье” фильмнарын тәкъдим итте. 

Шунда ук кичке якта (17.30) ВГИКның 100 еллыгына багышланган программа башлана. СССР вакытында һәм Россия чорында төшерелгән бишәр (барлыгы – ун тасма) кыска фильм күрсәтеләчәк.
Бүген Казан Кирмәненең “Манеж” күргәзмәләр үзәгендә КХМКФның 15 еллык тарихына багышланган  күргәзмә ачылды. Монда шулай ук халыкара вузлар вәкилләре катнашында “Кино һәм мәгариф. Халыкара тәҗрибә” конференциясе  узды.
 Һәм тагын бер вакыйга: 15.00 сәгатьтә атаклы “Ералаш” киножурналының атасы, режиссер Борис Грачевский белән очрашу һәм, балалар шатлыгына, “Ералаш” чыгарылышларын күрсәтү билгеләнгән. Кызганыч, бу турыда алдан хәбәр ителмәде – бала-чаганың күпчелеге белми дә кала. Шулай да Тукай һәйкәле янындагы Шигърият бәйрәмендә катнашучылар, кайтуышлый гына әлеге күңелле чараны карап чыгарга өлгерә! Кинофестивальнең һәр вакыйгасы кебек үк, ул да бушлай була.

Бүген Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу көне һәм Татарстанда Туган көн бәйрәме үткәрелүе фестиваль программасында, формаль төстә булса да, чагылыш тапмый калмады. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында әлеге уңайдан оештырылган тантаналы чарада халыкара фестивальләр директорлары да катнашырга тиеш иде. Катнашканнармы – белеп булмады, чөнки зур кунаклар приоритетларын үзләре билгели – күпчелеге беренче көнне ачылу тантанасына да килмәгән иде. Шигърият көненә кунаклар чакырылгандырмы-юкмы, анысы турында да әйтүе кыен. Программада, КХМКФ кунаклары бүген кичен Салих Сәйдәшев исемле Зур концерт залында булачак концертка чакырылган, диелгән.

"АЛМАЗ СИНЕМА ПОРТ" кинотеатрында ( "Ривьера" күңел ачу комплексы) фестиваль программасы бүген документаль, кыска һәм тулы метражлы нәфис фильмнардан тора. Соңгыларыннан, ихтимал, тамашачы өчен Русия режиссерлары В.Битоковның “Тирән елгалар” (2018), М. Кулуановның “Киртә” (2018), Йәмән режиссеры Әмир Гамәлнең “”Туйга ун көн кала” (2018) фильмнары кызыклы булыр.

Иҗади очрашулардан бүген биредә  Николай Досталь,  Олег Тактаров, Рокас Зубовас  белән аралашу һәм алар төшергән яки катнашкан  «Петя күк патшалыгына юлда», «Софиягә хатлар» фильмнары тәкъдим ителә. Соңгысы, «Софиягә хатлар» дигәне, Казанда фестиваль кысаларында инде өченче тапкыр күрсәтелә! Мондый бәхетле язмышка дучар булган фильмнар КХМКФда, әйтергә кирәк, бик аз. Иң кызыклысы, Бөекбританиядә төшерелгән әлеге фильм атаклы Литва композиторы М. Чюрлёнис турында. Ул литва телендә, урысча титрлар белән һәм анда композиторның оныгының улы, танылган музыкант Рокас Зубовас  уйный. Фильм конкурс программасында катнашмый, мөселман киносына һәм мөселман дөньясына мөнәсәбәте булуы мәгълүм түгел... Хәер, фестивальдә күрсәтелә торган фильмнар исемлеген җентекләп караганда, һичбер “мөнәсәбәтсез” фильмнарны дистәгә якын табарга була әле.
Күзәтүне Рузия Сафиуллина әзерләде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев