-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
-
Бүген фотога төшә торган көн! Бүген Татарстан территориясендә температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
XV Халыкара мөселман киносы фестивале көндәлеге: икенче көн

Фестивальнең бүгенге программасы бик бай һәм кызыклы. 25 апрельдә кино сәнгате форумы һәм эшлекле, һәм сәнгати юнәлештә дәвам итәчәк.
Эшлекле юнәлеше: "Kazan Expo" күргәзмәләр үзәгендә төрле фестивальләр арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре карала, югары уку йортларының видеопрезентацияләре тәкъдим ителә. Шулай ук КХМКФ кунаклары «Русия – Ислам дөньясы: перспективалардан гамәли куллануга» дигән пленар утырышта катнаша. Мөселман эшкуарларын һәм мөселман киночыларын бергә җыеп, тагын нәрсә отып була? Монда килешүләр имзалана, халыкара кинопроектлар питчингы (колакка ятышсыз бу сүзне үзебезчә “инвесторлар җәлеп итү өчен кинопроектларның кыска видеопрезентацияләрен күрсәтү” диик). Шулай ук «KINODANZ» кинокомпаниясен тәкъдим итәләр.
Кинофестивальнең иҗат-сәнгать юнәлеше дә искиткеч эчтәлекле.
КХМКФ матбугат хезмәте хәбәренә караганда, "МИР" кинотеатрында бүген сәгать 10.00 нан “Тулы метражлы уен фильмы” номинациясендә “Сезнең Дака” (Бангладеш), “Байгал” (Татарстан), “Гөберле бака” (Босния һәм Һерцеговина һ.б.) (16.30) фильмнарын карарга була. 2018 елда Илдар Ягъфәров төшергән “Байгал”ның номинантлар арасында булуы сөенечле – мөмкинлек табып, 81 минутлык әлеге картинаны карарга килегез! Ул 11.40та башлана.
“Мир”да танылган режиссерлар Борис Грачевский белән иҗади очрашу (13.30) һәм “Түбә” фильмын күрсәтү (14.30); шулай ук Болотбәк Шамшиев белән иҗади очрашу һәм аның 1975 елгы “Ак пароход” фильмын күрсәтү дә (19.00) була.
"АЛМАЗ СИНЕМА ПОРТ"та ( "Ривьера" күңел ачу комплексы) фестиваль программасы 12.30да бер-бер артлы тулы һәм кыска метражлы документаль фильмнар (Иран, Төркия, Әрмәнстан) күрсәтүдән башлана. Шулай Непалда һәм Малайзиядә төшерелгән кыска метражлы уен фильмнарын (16.00, 16.30) карарга мөмкин.
13.00да актриса Лариса Удовиченко Станислав Говорухин фильмнарының ретроспективасын тәкъдим итә. Бүген 14.00дә «Сукины дети»ны карап була.
17.00дә «Великолепный век» фильмында уйнаган актёр Сәлим Байрактар белән очрашу,
19.00да – Алексей Петрухин һәм Олег Тактаров белән иҗади очрашу, «Последнее испытание» фильмын күрсәтү була.
18.00дә Халыклар дуслыгы йортында Литва композиторы М. Чюрленис истәлегенә кичә һәм «София хатлары» нәфис фильмын карый аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз