-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучыларны барлады
4 декабрь көнне Татар китабы йортында XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.
Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.
Бәйгегә Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 375 эш кабул ителде. Әлеге эшләрне язучы, шагыйрьләрдән торган мөхтәрәм жюри бәяләде.
Жюри әгъзасы шагыйрь Рифат Сәлах бәйге турында фикерләрен җиткерде: «Быелгы «Иделем акчарлагы»ның поэзия һәм балалар әдәбияты жанрындагы әсәрләр бик ошады. Поэзиядә Гран-при булмаса да, бик канәгать калдым. Призлы урын алган һәр кешене инде каләмдәшем дип саныйм. Татар шигъриятенең канатлары нык, Аллага шөкер. Балалар әдәбияты жанрындагы эшләр дә ошады. Әлбәттә, шигырьләр белән хикәяләрне бер бизмәнгә салып үлчәве авыррак иде. Шулай да, бу егет-кызлар да балалар әдәбиятына өмет бирә. Аларга да хәзер ныклап иҗат итәргә һәм канатларын ныгытырга кирәк».
«Иделем акчарлагы» бәйгесе турында күп тапкырлар ишеткәнем булды. Быел мин биредә беренче тапкыр үз көчемне сынап карарга булдым. Дөресен генә әйткәндә, мин көткән һәм күзаллаганнан да яхшырак булды бәйге. Өч көнлек кенә барган иҗади мәктәпнең мин чын дәрәҗәсендә тәмен, файдасын тоя алдым. Гран-прига лаек булуыма ихластан сөенәм һәм бу җиңүнең җаваплылыгын да бик яхшы таныйм. Олпат язучы һәм шагыйрьләрнең биргән киңәшләре, тәнкыйтьләре белән киләчәктә дөрес кулланып, иҗатымны яхшыртырмын дип өметләнәм», - дип сөенече белән бүлеште бәйгенең Гран-при иясе Балтач районыннан Гөлназ Әхмәдиева.
XXII «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләре:
«Проза» номинациясе:
Гран-при – Әхмәдиева Гөлназ Мәлик кызы (Балтач районы)
1 урын – Фәрхуллина Гөлинә Раиф кызы (Мамадыш районы)
2 урын – Галәветдинова Гөлфия Надир кызы (Арча районы)
2 урын – Галиуллина Лилия Әнвәр кызы (Самара өлкәсе)
3 урын – Гыйлаҗова Таңчулпан Нияз кызы (Теләче районы)
Кызыксындыру бүләге - Кыямов Ихтыяр Илдар улы (Казан шәһәре)
«Поэзия» номинациясе:
1 урын - Фәхретдинова Гөлзилә Фәһим кызы (Балтач районы)
2 урын – Мөхәмәдиева Эльвина Марат кызы (Саба районы)
3 урын – Әхмәтҗанова Адилә Роберт кызы (Арча районы)
3 урын - Хабибрахманова Айгөл Васил кызы (Кукмара районы)
Кызыксындыру бүләге - Мөхәмәтҗанова Резеда Разил кызы (Актаныш районы)
«Балалар әдәбияты» номинациясе:
1 урын – Фәрхуллин Әмир Раиф улы (Мамадыш районы)
2 урын – Вәлиева Ләйлә Илнар кызы (Түбән Кама шәһәре)
Кызыксындыру бүләге - Николаева Алинә Сергей кызы (Балтач районы)
«Драма» номинациясе:
Кызыксындыру бүләге - Фәттахова Айгөл Марсель кызы (Арча районы)
Кызыксындыру бүләге - Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы (Әгерҗе районы)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз