Логотип Идель
Яңалыклар

Җәй җитте. Ә Төркиягә барыбер очып булмый...

Коронавирус буенча катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында Русия Төркия белән ике арадагы һава юллары элемтәсен тергезүне 21 июньгә кадәр кичектерә.

Коронавирус буенча катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында Русия белән Төркия арасындагы һава юллары элемтәсен тергезү  21 июньгә кадәр кичектерелә.

Бу хакта коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Моңарчы Русия 15 апрельдән 1 июньгә кадәр, коронавирус инфекциясе артып китү сәбәпле, Төркиягә пассажирлар йөртүне чикләгән иде. Очышлар Мәскәүдән ике авиакомпания тарафыннан гына башкарыла. Шулай ук Танзаниягә рейслар туктатылган иде.


Русия 10 июньнән Австрия, Венгрия, Ливан, Люксембург, Маврикий, Марокко һәм Хорватия, шулай ук Албания белән даими һава юлларын ача.
Хәзерге вакытта Русиядән халыкара рейслар Әрмәнстан, Әзәрбайҗан, Беларусь, Һиндстан, Казахстан, Вьетнам, Венесуэла, Греция, Германия, Сингапур, Сербия, Эфиопия, Катар, Кыргызстан, Көньяк Корея, Мисыр, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Швейцария, Шри-Ланка, Үзбәкстан, Финляндия, Япония, Мальдив, Куба, Сейшел, Исландия, Мальта, Мексика, Португалия һәм Согуд Гарәбстанына яңадан торгызылды.
Шулай ук оператив штаб тарафыннан 10 июньнән башлап Түбән Кама, Владикавказ һәм Томск халыкара аэропортларыннан, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү кирәклеген исәпкә алып, чит илгә очуларны яңарту турында карар кабул ителде.

Фотолар: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев