Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • БЫЕЛ КОРПОРАТИВЛАРСЫЗ... Бәйрәмне гаилә белән өйдә яки дачада, саф һавада уздыру хәерле.
      76
      0
      0
    • ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ МЕДИТАЦИЯ КАНАЛЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ “Идел” журналының YouTube каналы аутотренинглар яздыра башлады. Күбегезнең медитация файдасы турында ишеткәне бардыр. Хәзер аны татар телендә дә тыңлап булачак. Йокысызлыктан тилмергән, нерв системасы какшаган кешеләргә әлеге видео тынычланырга ярдәм итәчәк.
      239
      0
      0
    • БИШ ТАТАРСТАНЛЫГА ВЛАДИМИР ПУТИН ОРДЕН ТАПШЫРАЧАК РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады. Анда Рафис Борһанов, Ләйлә Фазлыева, Андрей Поминов, Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар билгеләп үтелгән.
      316
      0
      0
    • БИСТӘЛӘРНЕ КЕМ ЧИСТАРТЫР? Казан яны бистәләрендә яшәүчеләр, теләкләре һәм үз техникалары булса, урамнарны кардан чистартып, акча эшли ала.
      299
      0
      0

    ЯҢА АТНАДА КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРУЧЫЛАР САНЫ ИҢ ЮГАРЫ НОКТАГА ҖИТӘЧӘК

    Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыручыларның артуы бер атнадан соң иң югары ноктага җитәргә, шуннан соң күпмедер вакыт бер дәрәҗәдә сакланырга һәм кими башларга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейнга сылтама белән хәбәр итә.

    «Минем фикеремчә, коронавирус йоктыручылар саны тагын бер атна артачак, шуннан соң күпмедер вакыт бер дәрәҗәдә сакланачак һәм кими башлаячак», - дип белдерде ул.

    Шул ук вакытта, галим вакыйгаларның мондый сценарие хәзерге вакытта гамәлдә булган эпидемиологиягә каршы чаралар үтәлгән очракта гына тормышка ашачагын билгеләп үтте. «Әгәр алар ярдәм итмәсә, чикләүләр тагын да катгыйландырылачак», - дип искәртте ул.

    Инде өч көн рәттән Россиядә инфекция йоктыручыларның рекордлы саны теркәлә.

    tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ