Яңа атнаның һава торышы
Бүген күпләребезне иртәнге кар шатландыргандыр. Урамда үзе бик җылы: 15:00дә Казанда +5 градус көтелә. Кичен бераз салкынайтачак: +2 градус. Бу атна нәни сюрприздан башланды, ничек дәвам итәр икән?
Бүген күпләребезне иртәнге кар шатландыргандыр. Урамда үзе бик җылы: 15:00дә Казанда +5 градус көтелә. Кичен бераз салкынайтачак: +2 градус. Бу атна нәни сюрприздан башланды, ничек дәвам итәр икән?
Иртәгә көндез +6 градустан алып +11 градуска кадәр җылы булачак, ди синоптиклар. Кичен шулай ук плюслы температура: +8.
15 апрель көндез +11 һәм +14 градус җылы.
16 апрель бераз суытачак: +4 һәм +7 градус, яңгыр да көтелә.
17 апрель +5 һәм +7 градус, шулай ук болытлы һава торышы.
18 апрель +6 һәм +9 градус җылы.
19 апрель, ял көне, +8 градус булыр, ди синоптиклар. Яңгыр явуы да ихтимал
«Идел» журналы 16+
Теги: һава торышы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев