Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Яңа бер мең сумлык акчада Болгар сурәте булырмы?

    Татарстандагы борынгы Болгар шәһәре һәм Казандагы кайбер объектлар яңа 1 меңлек сумлык банкнотаның алгы ягында сурәтләнергә мөмкин. Болгар тыюлыгы һәм Идел күренешләре Идел буе федераль округының өстенлекле символы дип табылды.

    Россия Банкының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Түбән Новгород кремле, Төп ярминкә йорты, шулай ук скульптор Вера Мухинаның Максим Горький һәйкәле дә банкнотларның алгы ягына эләгү өчен «көрәшә».

    Белгечләр 5 мең сумлык банкнотада сурәтләр өчен объектлар турында да фикер алышты. Монда Урал танк корпусы хәрбиләренә куелган һәйкәл һәм Екатеринбург шәһәре күренешләре (банкнотаның алгы ягына) өстенлек итә.

    Реклама

    Россия Банкы экспертлары банкноталарның арткы ягына төшерү өчен Урал тауларын, «Сказ об Урале» һәйкәлен, «Тыл — фронту» монументын һәм Петербургның «Эрмитаж» музеенда саклана торган малахит ваза рәсемен тәкъдим итә. Белгечләр әйтүенчә каслин коюы алымы белән ясалган «Защитница России» скульптурасы да аерым игътибарга лаек.

    Претендент рәсемнәр исемлеге Үзәк Банк экспертлары уздырган очрашуларда һәм консультацияләрдә билгеләнгән. Илдәге 200 дән күбрәк объект каралган.

    «Хәзерге исемлекләрдә һәр банкнота өчен 10-15 объект бар. Россия банкы директорлар советы бу елның ахырына кадәр, бәлки көз көне үк, модернизацияләнә торган банкнотлар дизайнына нигез итеп алыначак объектларны сайлап алыр дип өметләнәбез», — диде Россия Банкы рәисе урынбасары Михаил Алексеев.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы