Логотип Идель
Яңалыклар

ЯҢА БҮЛӘК АВЫЛЫНДА ИЛҺАМ ШАКИРОВКА БЮСТ АЧЫЛА

Тукай районы Яңа Бүләк авылында 9 сентябрьдә Россиянең халык артисты, “Алтын аполлон” һәм башка мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Илһам Шакиров истәлегенә бюст куелачак.

Тукай районы Яңа Бүләк авылында 9 сентябрьдә  Россиянең халык артисты, “Алтын аполлон” һәм башка  мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Илһам Шакиров  истәлегенә бюст куелачак.

 

музейдагы сын

Санкт-Петербург сынчы Венера Зәвиевна башкарган бюст Илһам Шакиров йорты буларак төзелгән ике катлы бина каршына куелачак. Әлеге йортны музей итеп эшләргә ниятлиләр. Илһам Шакировка иҗат итү өчен махсус төзелгән бинада җырчыга нисбәтле экспонатлар да саклана. Киләчәктә авыл халкы аны зур музей итеп күз алдына китерә.

Татар музыка мәдәниятенең тулы бер эпохасын колачлаган Илһам аганың кабатланмас тавышы борынгы милли көйләребезнең бөтен моңын, хис тирәнлеген ачып бирергә сәләтле. Атаклы җырчының матур тембрлы баритон тавышы, башкару осталыгы, әсәрләрне сайлауда талымлы булуы, зур таланты тыңлаучыларны дистә еллар буе рухландырып, канатландырып торды. Легендар сәхнә остасын еш кына татар моңына маяк куючы, диләр. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев