Логотип Идель
Яңалыклар

ЯҢА БӘЙГЕ! (иң зур бүләк - 100 мең сум)

Оһо! Катнашасызмы?

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесен игълан итте. Бәйгене «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештыра. Бу турыда Филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ТATAR СҮЗЕ»нең бурычлары татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, аларның үсешенә ярдәм итү, татар халкының бай тарихи-мәдәни казанышы буларак, татар классик әдәбиятын саклап калу, татар әдәбиятына карата кызыксыну уяту, талантлы нәфис сүз осталарын барлау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстеререгә ярдәм итү, башкару осталыгын камилләштерү өчен шартлар тудыру, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү, дип хәбәр итә оештыручылар.


«ТATAR СҮЗЕ» бәйгесендә катнашу өчен яшь ягыннан чикләүләр юк. Бәйге ике этапта уздырыла һәм гала-концерт белән төгәлләнә, ул Халыкара туган тел көнендә — 2021 елның 21 февралендә үткәрелер дип планлаштырыла, премияләр фонды бер миллион сум булачак.

Бәйге шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр); проза; мәсәл.номинацияләрендә үткәрелә. Һәрбер номинациядә һәр категория өчен өч премия каралган.

10 яшькә кадәрге катнашучыларга беренче урын өчен 30 000 сум, икенче урын өчен 25 000 сум, өченче урын өчен 20 000 сум;
11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучыларга беренче урын өчен 45 000 сум, икенче урын өчен 35 000 сум, өченче урын өчен 25 000 сум;
18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучыларга беренче урын өчен 50 000 сум, икенче урын өчен 40 000 сум, өченче урын өчен 30 000 сум;
профессиональ катнашучыларга, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы өч премия: беренче урын өчен 100 000 сум, икенче урын өчен 80 000 сум, өченче урын өчен 70 000 сум бирәчәкләр.
Бәйгенең положениесе, жюри составы, гаризаларны тапшыру үрнәге белән Филармония сайтында танышып була.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев