-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
«ЯҢА ДУЛКЫН» КИЧӘСЕ: КАЙЧАН? КАЙДА?
14 декабрь көнне кичке 19:00 сәгатьтә Гүзәл Сәгыйтова җитәкчелегендәге «Калеб» яңа буын җыены яшь шагыйрьләр иҗатына багышланган «ЯҢА ДУЛКЫН» кичәсенә чакыра.
«ЯҢА ДУЛКЫН» проектының төп максаты - әдәбият мәйданына килгән яңа шагыйрьләрне бергә туплап, укучыга бер буын итеп тәкъдим итү. Быелгы буында: Миләүшә Гафурова, Лилия Низамова, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Нияз Мөбарәкҗанов, Алинә Хәбибуллина, Ильвира Галимуллина, Энҗе Хөсәенова, Сәрбиназ Шәйхелова һәм Зөләйха Камалова. Алар 21 сентябрьдә 24 автор арасыннан «Яңа дулкын» проекты өчен 13 кешелек казыйлар шурасы тарафыннан сайлап алынды.
Кыскача белешмә: "Яңа дулкын" әдәбиятка яңа исемнәр эзләүче проект. Анда 35 яше тулмаган һәркемнең катнашу мөмкинлеге бар. "Яңа дулкын" яшь шагыйрьләрне табу, аларны үзара таныштыру һәм иҗатларын укучыларга җиткерү максатыннан 2010 елдан башлап уздырыла. Ул елда "Дулкында" Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева белән танышкан булсак, Камал театрының кече сәхнәсендә узган 2016 елгы “Дулкын”нан - Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина, Эльнар Байназаров, Гөлүсә Шиһапова һ.б. беләбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз