Логотип Идель
Яңалыклар

"ЯҢА ДУЛКЫН" ЯҢА ИСЕМНӘР ЭЗЛИ!

"Яңа дулкын" әдәбиятка яңа исемнәр эзли.

"Яңа дулкын" әдәбиятка яңа исемнәр эзли. 15 сентябрьгә кадәр шигырьләрегезне kalebtatar@gmail.com адресына җибәрә аласыз. «Яңа дулкын»га кушылырга 35 яше тулмаган һәркемнең мөмкинлеге бар.

"Яңа дулкын" яшь шагыйрьләрне табу, аларны үзара таныштыру һәм иҗатларын укучыларга җиткерү максатыннан янәдән уздырыла. 

Соңгы "Дулкын" 2016 елда Камал театрының кече сәхнәсеннән кузгалды — хәзер без Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина, Эльнар Байназаров, Гөлүсә Шиһапова һ.б. беләбез. Аннан алдагысы — 2010 елда килгән иде. Ул "Дулкында" Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева белән таныштык.

Ә 2020 елның "Яңа дулкын"ны үзе белән нинди исемнәр алып килер икән? Дулкынны кузгатабызмы?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев