Логотип Идель
Яңалыклар

ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ ТӨНЕНДӘ КАФЕ ҺӘМ РЕСТОРАННАР ЭШЛӘРМЕ?

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул турыда карарны имзалады.

Татарстанда Яңа ел бәйрәмендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә, җәмәгать туклануы биналары 03.00 сәгатькә кадәр эшли алачак.

Татарстанда Яңа ел бәйрәме төнендә җәмәгать туклану урыннарына төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул турыда карарны имзалады.

Башка көннәрдә, моңарчы кертелгән чикләүләр нигезендә, кафе һәм рестораннарга элеккегечә 24.00 сәгатькә кадәр генә эшләргә рөхсәт ителә.

Моңа кадәр рестораторлар берлеге республика башлыгына мөрәҗәгать итеп, Яңа ел төнендә чикләүләрне йомшартуны үтенгән иде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге үтенечне канәгатьләндерде һәм җәмәгать туклануы урыннары Роспотребнадзор кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеген искәртте.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев