Яңалык/Эксклюзив
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның кайбер урамнарында хәрәкәт чикләнәчәк
26 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Казанда Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнары буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитеты хәбәр итте.
26 декабрьдә төнге сәгать 12дән алып 9 гыйнварның төн уртасына кадәр Сибгат Хәким урамы буенча, Декабристлар урамы киселешеннән алып, Әпсәләмов урамы киселешенә кадәр, шулай ук Бондаренко урамы буенча урнашкан участокта, ике якта да – Сибгат Хәким урамы буенча 3 торак йорт участогыннан Сибгат Хәким урамы белән тоташкан урынга кадәр юл ябылачак.
Хәрәкәтне чикләү бәйрәм чараларына әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле.
Чыганак:kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз