Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ МЕДИТАЦИЯ КАНАЛЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ “Идел” журналының YouTube каналы аутотренинглар яздыра башлады. Күбегезнең медитация файдасы турында ишеткәне бардыр. Хәзер аны татар телендә дә тыңлап булачак. Йокысызлыктан тилмергән, нерв системасы какшаган кешеләргә әлеге видео тынычланырга ярдәм итәчәк.
      152
      0
      0
    • БИШ ТАТАРСТАНЛЫГА ВЛАДИМИР ПУТИН ОРДЕН ТАПШЫРАЧАК РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады. Анда Рафис Борһанов, Ләйлә Фазлыева, Андрей Поминов, Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар билгеләп үтелгән.
      226
      0
      0
    • БИСТӘЛӘРНЕ КЕМ ЧИСТАРТЫР? Казан яны бистәләрендә яшәүчеләр, теләкләре һәм үз техникалары булса, урамнарны кардан чистартып, акча эшли ала.
      215
      0
      0
    • ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ ӨЧЕН 36 МИЛЛИОН СУМ Бәйрәмне 25 декабрьдә сәгать уникедән 19.30га кадәр үткәрергә планлаштыралар.
      208
      0
      0

    ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ КАЗАНГА ӨСТӘМӘ ПОЕЗДЛАР ЙӨРИЯЧӘК

    Яңа ел һәм Раштуа каникулларында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Казанга өстәмә поездлар билгеләнәчәк. Бу хакта Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә. 

    Өстәмә поездлар Мәскәүдән, Казаннан тыш, Новороссийск, Адлер, Санкт-Петербург, Мурманск, Архангельск, Котлас, Смоленск, Брянск, Иске Оскол, Новозыбков, Тамбов, Белгород, Курск, Пенза, Саранск, Чебоксар, Ижевск, Киров, Саратов, Самара, Тольятти, Уфа, Чиләбе, Орск һәм башка шәһәрләргә дә планлаштырыла.

    Санкт - Петербургтан өстәмә рейслар шулай ук Мәскәү, Анапа, Новороссийск, Мурманск, Архангельск, Ярославль, Воронеж, Курск, Киров, Ижевск, Екатеринбург шәһәрләренә булачак.

    Яңа ел бәйрәмнәрендә барлыгы Россия эчендә ерак араларга йөри торган 191 өстәмә поезд билгеләргә планлаштыралар.

    «Поездлар 25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр иң популяр маршрутлар буенча йөриячәк, - диелә хәбәрдә. – Пассажирларны йөртү өчен 29 һәм 30 декабрь, ә кире юнәлештә - 8 һәм 9 гыйнвар көннәре иң кызу көннәр булыр дип көтелә».

    Ерак араларга йөри торган поездларда пассажирларны имин йөртүне тәэмин итү өчен эпидемиягә каршы чаралар күрелә. Поездларның барлык составлары мәҗбүри санитар эшкәртү уза. Пассажирларга битлекләр һәм перчаткалар кулланырга киңәш ителә. 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ