-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
Яңа елда ничек ял итәбез?
Татарстанлыларның Яңа ел каникуллары 8 көн рәттән: 1-8 гыйнварда - дәвам итәчәк. 2020 елда ялларның гомуми саны биш көнлек эш атнасында 120 көн тәшкил итәчәк.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы календаре нигезендә, киләсе елда Татарстанда Яңа ел каникуллары һәм Раштуа бәйрәмнәреннән тыш, бәйрәм көннәре булып түбәндәгеләр санала: 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне, 12 июнь – Россия көне, 30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне, шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре.
Ай календаре һәм гореф-гадәтләргә туры китереп, Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәрен үткәрү көннәре соңрак Татарстан Республикасы Президенты указы белән билгеләнәчәк. Дини мөселман бәйрәмнәрен бәйрәм итүнең алдан куелган датасы - 24 май һәм 31 июль.
Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соң килгән эш көненә күчерелә. Шулай итеп, икенче эш көненә Халыкара хатын-кызлар көне (9 мартка), Ватанны саклаучылар көне (24 февральгә), Җиңү көне (11 майга), шулай ук 4 гыйнвардан (шимбә) ял көннәре 4 майга, 5 гыйнвардан (якшәмбе) 5 майга күчерелә.
Шулай итеп, ике ял көне булган биш көнлек эш атнасында ел дәвамында эш көннәре саны 246 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 7 көн (30 апрель, 8е май, 11 июнь, 30 июль, 3 һәм 5 ноябрь, 31 декабрь), ә ял көннәре саны 120 көн, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял көне, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз