Логотип Идель
Яңалыклар

Яңа Кабан

Наталия Фишман-Бекмамбетова үзенең Инстаграм сәхифәсендә Кабан күле ярларында нәрсәләр эшләнгәнен күрсәтте.

Наталия Фишман-Бекмамбетова үзенең Инстаграм сәхифәсендә Кабан күле ярларында нәрсәләр эшләнгәнен күрсәтте.


Көн саен 57 төзүче 16 техника ярдәмендә Кабан күленең икенче ярын төзи, матурайта, ди ул.
Татарстан Президенты ярдәмчесе мондый сүзләр дә өстәгән: 
- Икенче чираттагы эшнең үтәлүе турындагы сер пәрдәсен ачар вакыт җитте. Күз алдыгызга китерегез, тиздән сез күлгә карап кафеда җылы кичләр үткәрә, су чаңгыларында йөри яки чирәмгә ятып хыялларыгызга бирелә алачаксыз.
Кабан күлен ямьләндерүнең беренче этабы 2018 елның июнендә тәмамланган иде. Икенче чираттагы эшләр 2020 елның язына кадәр барачак, дип көтелә. Ул барлыгы 1,4 кмны алып торачак.

Фотолар Наталия Фишман-Бекмамбетованың Инстаграм сәхифәсеннән алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Кабан күле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев