Логотип Идель
Яңалыклар

ЯҢА КАМАЛ ТЕАТРЫ НИНДИ БУЛЫР?

Г.Камал исемендәге яңа театр бинасының архитектур концепциясен эшләүгә халыкара конкурс башлануын игълан иттеләр.

Г.Камал исемендәге яңа театр бинасының архитектур концепциясен эшләүгә халыкара конкурс башлануын игълан иттеләр. Татарстан урамы 1 йорт адресы буенча урнашкан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында яңа бина төзергә дигән карар кабул ителүе турында хәбәр иткән идек.

Татарстан урамы 1 йорт адресы буенча урнашкан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында яңа бина төзергә дигән карар кабул ителде.

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/kamal-teatryna-yaa-bina

Катнашуга гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Соңыннан концепцияне эшли торган 7 команданы сайлаячаклар. Җиңүчеләрне киләсе елның гыйнварында билгелиләр. Беренче урын өчен 2,5 млн сум, икенче һәм өченче урыннар өчен - 1,5 млн һәм 1 млн. сум.

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар консорциумнарга берләшә алачак, аларны формалаштырганда Татарстаннан профессиональ командалар җәлеп итү хуплана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев