Логотип Идель
Яңалыклар

“Яңа колак” таләп иткән концерт

14 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында тамашачы “Безнең җыр” лабораториясендә туган җырларны тыңлый алачак. Проект катнашучылары тагын да масштаблырак концертка әзерләнә.

14 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында тамашачы “Безнең җыр” лабораториясендә туган җырларны тыңлый алачак. Проект катнашучылары тагын да масштаблырак концертка әзерләнә.

Бу турыда без проектның оештыручылар һәм катнашучылары белән булып узган матбугат конференциясендә сөйләштек. «Безнең җыр» иҗат лабораториясе «Калеб» яңа буын җыены кысаларында уза. Монда иҗат ителгән җырларның унтугызы Тинчурин театры оркестрына кушылып башкарылачак. Әлеге җырлар инде бер тапкыр жюрилар тарафыннан сайлауны узды. Шуңа күрә тамашачыга иң-иң “каймагы” тәкъдим ителәчәк.
- Эльмира Кәлимуллинаның бер генә җыры узды гала-концертка. Йолдыз Миңнуллинаның ике җыры да узмады. Ягъни жюри шулкадәр җитди карады, - диде “Калеб”нең җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова.
- Минем өчен гала-концертка узу беренчел максат түгел иде. Ильяс Камал белән дә, Зөлфия Рәүпова белән дә эшләп караганым юк иде. Һәм ул шундый кызыклы бәйләнеш булды. Бәлки әле бу беренче адым узмагандыр. Ә бәлки, киресенчә, ул җырлар концертта җырланмас, ә болай җырланыр. Бәлки алар озын гомерле дә булырлар, ә бәлки юк - без моны әлегә белмибез. - дип шәрехләде моны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина.
Лаборатория кысаларында туган җырларны барысын да бер аудиодискка туплап чыгарырга ниятлиләр.
- “Яңа җырларга яңа колаклар кирәк” дигән гыйбарә бар. Чөнки заман үзгәрә. Шуңа күрә элеккеге буын яраткан җырларны безнең концертта ишетмәссез, аны көтеп килмәгез концертка. Менә монда, бәлки, “яңа колаклар” белән килергә кирәктер, - диеп Гүзәл Сәгыйтовна тамашачылар әзерлегенә дә игътибар итте.
Чынлап та, зәвыклы җырлар таләп иткән халык үзгәрешне үзеннән башларга тиеш бит. Өстәвенә, “Калеб” үзенең ВКонтакте төркемендә аларны элде, кызыксындырган җырны интернеттан да табып була. Шуңа күрә концертка килгәнче, бәлки, аларны инде бер кат тыңлап карарга, асылына төшенергә кирәктер? Шул очракта гына профессиональ белемле җырчы, җанлы оркестр күңелне “ду” китерәчәк, минемчә.


Финанслау булса, әлеге концерт белән төрле шәһәрләргә, районнарга йөрүне дә оештыручылар әйбәт фикер дип атады.
- Без еш ишетелә торган җырларның ничек, кем тарафыннан язылуын беләбез. Һәм аларны әзме-күпме музыкаль зәвыгы булган, әзме-күпме текстны тоемлаган кеше, ничек дип рәнҗетмичәрәк әйтим икән... гади икәнен аңлый. Ә без исә беренче чиратта татар эстрада, татар музыка сәнгатенең классик традицияләренә нигезләнеп, шул ук вакытта бүгенге заманның аһәңнәрен кушып, шундый универсаль сәнгать әсәре тудырырга тырыштык без. Бер үк вакытта ул борынгы да булмасын, бер ук вакытта тирән тамырлы да булсын. Белмим, ни дәрәҗәдә бу максатыбыз тормышка ашкандыр... – диде шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин.
Композитор Миләүшә Хәйруллина үзенең максаты белән уртаклашты:
- Әгәр җырларыбыз тамашачы күңеленә керсә, мин бик бәхетле булыр идем. Җырларым таныла дип әйтүем иртәрәктер. Минем башка милләт вәкилләре дә тыңларлык татар җыры язасы килде. Үземә гел шундый үтә максат куям. Шул рәвешле генә татар телен, татар җырын дөнья күләменә чыгару мөмкин дип уйлыйм.
Иҗат лабораториясенең гала-концерты 14 апрельдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Гала-концертта Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Илнар Миранов, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина һәм башкалар катнаша. Проектның сәнгать җитәкчесе —композитор Ильяс Камал. Концертның режиссеры — Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: филармония калеб безнең җыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев