Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Яңа музейда Каюм Насыйриның үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары да урын ала

    Каюм Насыйриның 196 еллыгы уңаеннан Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында тантаналы чаралар оештырылачак.

    20 февраль көнне 10 сәгатьтә Кече Шырданда күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Кадыйр кызы Ганиева хөрмәтенә, туган нигезендә истәлек тактасын ачу тантанасы узачак. Тантанага галимәнең укучылары, авылдашлары киләчәк, ди оештыручылар.

    Реклама

    Шул ук көнне 11 сәгатьтә – татарның бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри исемендәге өре-яңа музей-китапханә үз ишекләрен ачак. Авыл халкы әлеге китапханәгә китаплар һәм музей экспонатларын төрле җирләрдән туплады. Биредә Насыйриның үзе исән чагында нәшер ителгән сирәк басмалары да урын ала.

    Шулай ук, 20 февральдә 14.00 сәгатьтә - авыл клубында К.Насыйриның 196 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узачак. Биредә К.Насыйри мирасына багышланган әдәби бәйге җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү тантанасы оештырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе