ЯҢА ОЧРАКЛАР КИМЕМИ
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада 26 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырды. Шул рәвешле, Татарстанда әлеге авыруны эләктергән кешеләр саны 6 644кә җитте», — дип хәбәр итте спикер.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков республикада барлыгы 5 мең 489 кешенең коронавирустан терелүен әйтте.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев