Логотип Идель
Яңалыклар

“ЯҢА ТАТАР ҖЫРЫ II” БӘЙГЕСЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды, милли моңны саклап, татар җыры сәнгатендә яңа офыклар ачуны дәвам итәргә тели.

Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды, милли моңны саклап, татар җыры сәнгатендә яңа офыклар ачуны дәвам итәргә тели. Шул максаттан икенче “Яңа татар җыры” конкурсын игълан итә.

“Яңа татар җыры II” – татар эстрадасына яңа сулыш өрү мөмкинлеге. Конкурсның максаты: татар эстрадасын камилләштерү, татар җырчыларының репертуарын баету, яңа заман авторларын таныту, киләчәк буыннарга сыйфатлы иҗади мирас калдыру.

Бу иҗади юлда яшь чикләве дә, география чикләве дә юк.

Конкурс Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Гомуми приз фонды – 2.000.000 сум.

2020 елда тәүге “Яңа татар җыры” конкурсына йөзәрләгән әсәр килде. Хәтта чит илләрдән. Катнашучылар арасында Италия һәм Швеция вәкилләре дә бар иде.

Конкурс ике номинациядә үтә:
– «Иң яхшы татар җыры»,
– «Иң яхшы балалар җыры».

Җырлар бары тик татар телендә кабул ителә. Һәр катнашучы ике номинациядә дә 1-3 әсәр юллый ала.

Гаризалар 2021 елның 20 нояберенә кадәр кабул ителә.

“Яңа татар җыры II” конкурсында катнашу алгоритмы:
1. Нигезләмә белән танышырга;
2. Гариза тутырырга;
3. Нигезләмәдә каралган документларны һәм җырларны vagapovfond@gmail.com адресына җибәрергә.

Чыганак: Ваһапов фестивале

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X