Логотип Идель
Яңалыклар

ЯҢА УКУ ЕЛЫНДА БИТЛЕК КИЮ - МӘҖБҮРИ

Яңа уку елында югары уку йортларында битлекләрне кию мәҗбүри таләп булачак. Бары яңа коронавирус инфекциясенә антитәнчекләре булуны раслаучылар өчен искәрмә ясалырга мөмкин.

Яңа уку елында югары уку йортларында битлекләрне кию мәҗбүри таләп булачак. Бары яңа коронавирус инфекциясенә антитәнчекләре булуны раслаучылар өчен искәрмә ясалырга мөмкин. Бу хакта РФ мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков Россия югары уку йортлары ректорлары белән онлайн-киңәшмә барышында белдерде, дип яза «РИА Новости».

Вируска антитәнчекләре булуы расланган студентлар һәм укытучылар дәресләргә битлекләрсез йөри ала, әмма шул хакта белешмә бирергә кирәк. Моннан тыш, лекцияләр укыганда укытучылар битлекләрдән файдаланмаска мөмкин. «Киләсе уку елына барлык уку корпусларына керү юллары термометрия системасы белән тәэмин ителергә тиеш», — дип искәртте министр.

Шулай ук башка ил гражданнары булган студентлар Россиягә килгәч, 14 көнлек карантин үтәргә тиеш. 10-12 көннән соң вирус булу-булмауга тест тапшырырга тиеш булачак — шуннан соң гына алар дәресләргә кертелергә мөмкин.

Шулай ук яңа уку елы башлану датасы турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. «Югары уку йортлары уку елы башлануны ике айга күчерергә хокуклы. Әмма Россия югары уку йортларының 92 проценты уку елын 1 сентябрьдән башларга әзер», — диде РФ мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев