-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен пособиеләргә 70 млрд сум чамасы юнәлтелгән 21 июньгә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр 3,5 миллион балага билгеләнгән, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.
-
Татарстанда яшь укытучыларга бирелә торган грантны кире кайтармакчылар Яшь укытучыларга беренче өч ел эшләү дәверендә аена 10 мең сумга кадәр өстәмә грантны республикада 2011 елдан биргәннәр.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Яңа уку елыннан телефоннарны мәктәпләрдә тыярга җыеналар
Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикеренчә, укучыларга телефоннарны уку йортларына кертүне тыярга кирәк, чөнки аларны саклау өчен тиешле шартлар каралмаган. Ул әлеге мәсьәләне 1 сентябрьгә кадәр хәл итәргә кушты.
"Гомумән, телефоннарны мәктәпкә йөртүне тыярга кирәк, чөнки мәктәпләрдә аларны саклау өчен шартлар каралмаган. Хәзер һәр балада кыйммәтле телефон, ул аны онтып калдырырга мөмкин, аннары әлеге телефон юкка чыгачак һәм мәктәп директорлары мондый җаваплылыкны үз өстенә алмаячак», - диде Валентина Матвиенко гаиләне һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында.
"Роспотребнадзор" башлыгы Анна Попова, үз чиратында,Валентина Матвиенкога мөрәҗәгать итеп, мәктәпләрдә телефоннардан файдалану тәртибе турындагы мәсьәлә буенча эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.
"Сергей Сергеевич Кравцов, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте башлыгы һәм Юрий Петрович Зинченко, Россия мәгариф академиясе башлыгы белән безнең уртак тәкъдим - мәктәптә телефоннардан файдалану тәртибе турында эшче төркем төзү. Без бергә әлеге проблема өстендә эшләбез һәм бер айдан соң сезгә карар кабул итәргә әзер план булдырырбыз», - диде Попова.
Утырыштан соң, журналистлар белән сөйләшкәндә, Валентина Матвиенко мәктәпләрдә телефон куллану проблемасы күптән популяр булып торуын искәртте. Аны катгый тыю чаралары белән генә хәл итәргә ярамавын билгеләп үтте. “Бәлки, телефоннарны саклау өчен шартлар тудырырбыз, тик телефоннарны класска алмаска кирәк!”, дигән фикер яклы булуын ассызыклады.
«Күп кенә укытучылар, директорлар һәм ата-аналар телефоннарның булуы, бигрәк тә кече сыйныф балаларының уку процессынна, укытучыга дәрес алып барырга комачаулавын белдерә. Тәнәфестә аралашу, хәрәкәт итү урынына, телефонда утыралар, уеннар уйныйлар», - диде спикер.
Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко балаларга мәктәпкә кесә телефоннарын алып килүне тыймау яклы. Тик уку биналарына кергәндә гаджетларны саклау өчен камералар куелган урын әзерләргә, аларны дәрес вакытында шунда
тапшырырга тәкъдим итә. Аның фикеренчә, гади тыю юлы күп кенә аңлашылмаучанлыкка китерергә мөмкин. Ул әлеге сорауны хәл иткәндә ата-аналар фикерен дә күздә тотарга кирәклеген искәртте.
"Өстәвенә, бүген балалар күнеккән, һәм әниләр дә, теләсә кайсы мизгелдә, әйтик, йөрәк борчылган чакта, шалтырату төймәсенә басып, балаларының тавышын ишетеп, тынычлана алалар. Болай алар көне буе борчылып йөриячәкләр », - дип өстәде Онищенко.
Фото: Пиксбей
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз