Логотип Идель
Яңалыклар

Ябалаклы буласың килсә, катнаш!

Конкурс эшләрен жюри әгъзалары - язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр һәм эссеистлар: Сергей Махотин, Галимҗан Гыйльманов, Ольга Варшавер, Рифат Сәлах, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Виктор Лунин, Анна Русс, Ольга Мяэотс һәм башкалар тикшереп, бәялиләр.

    «Глаголица» бәйсез әдәби премия - Русиядә балалар һәм яшьләрнең әдәби иҗатын үстерүгә, туган телне һәм әдәбиятны, милли мәдәниятне популярлаштыруга юнәлдерелгән иң яхшы проектларның берсе.

   Конкурста Русиянең 67 шәһәреннән һәм төбәгеннән: Петрозаводсктан алып Якутскка кадәр; якын һәм ерак чит илләрдән: Казахстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Кыргызстан, Төркмәнстан, Украина, Кипр, Финляндия һәм Кытайдан 3500дән артык бала катнашкан.

     Конкурс эшләрен жюри әгъзалары -  язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр һәм эссеистлар: Сергей Махотин, Галимҗан Гыйльманов, Ольга Варшавер, Рифат Сәлах, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Виктор Лунин, Анна Русс, Ольга Мяэотс һәм башкалар тикшереп, бәялиләр. 

   Конкурсның үзенчәлекле өлеше яшь авторлар танылган язучылар, жюри әгъзалары белән мастер-классларның турыдан-туры этабына узгач башлана. Ә бәйгенең җиңүчеләренә исә (алар 30 булачак) кыйммәтле призлар – планшетлар, китаплар биреләчәк. Гран-При иясе Бәллүр Ябалак алачак.

Бәйгенең шартлары - https://www.glagolitsa-rt.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев