-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Ябыгучылар җибәрә торган төп 5 хата
Ябыгырга телисез, ләкин нишләргә белмисез? Күпчелек кеше менә нигә "ябыгу эшендә" уңышсызлыкка юлыга һәм кәефе сүрелә:
1. Тиз нәтиҗә көтү.
Кеше организмы майны "кара көнгә" дип җыя һәм кадерләп саклап тота. Шуңа, бик тырышып җыйган майны җиңел һәм тиз генә юкка чыгару бер дә мантыйклы булмас иде. Артык килограммнардан арыну шактый вакытны алачак, моңа әзер булырга кирәк. Могҗизалар көтмәгез.
2. Калорияләрне исәпләмәү.
Калорияләрне санау ябыгу өчен иң шәп ысул икәне инде күптән дәлилләнгән. Ябыгырга кирәк икән, тәүлек өчен калория нормасын билгеләргә кирәк (аны исәпләүнең интернетта ысуллары күп). Күбрәк ашап җибәрсәң, әйбәтләбрәк хәрәкәтләнү шарт. Кайберәүләр төп азыкларының калориясен саный, ә чәй белән кабып куйган кәнфит, эштә утырганда ашап алган банан, кофе белән эчкән сливки һәм башка вак кабымлыкларның энергетик кыйммәтен исәпкә алмый. Болар санасаң, шактый калория өстәлә.
3. Ит азыкларыннан баш тарту.
Ит ул - аксым, ә аксым ул безнең мускуллар. Ит корсакка май булып ятмый, аксым майга әйләнә алмый. Май ул углеводлар. Иттән баш тарту, ешрак мускулларның кимүенә, шәлперәюенә китерә. Әйе, берничә кило югалтачаксыз, ләкин алар бик тиз кире кайтачак. Ни өчен дигәндә, май белән итнең авырлыгы төрле. Май җиңелрәк. Шуңа, ябыкканда, килограммнарга түгел, ә үзегезнең көзгедәге чагылышыгызга карарга кирәк.
4. Диетага утыру.
Хәзерге вакытта диетологлар "диета" сүзен, гомумән, кулланмаска тырыша. Бу ашыгыч рәвештә ябыгу өчен генә кирәк. Ләкин мондый ябыгуның организмга файдасыннан зыяны күбрәк. Чөнки диета дигәндә без ниндидер вакыт аралыгында нәрсәдән булса да баш тарту турында уйлыйбыз. Диета вакыты узгач, без гадәтләребезгә кире кайтабыз - май да кире кайтачак. Өстәмә май да җыелачак әле, чөнки күптән түгел кичергән кисәк ачлыкның кабатлануы бар.
5. Физик актив булмау.
Бу иң төп хата. Физик активлык кешегә ана карынында чактан алып, яшәүнең иң соңгы көннәренә кадәр кирәк. Спорт белән дус булмасагыз, тиз-тиз адымнар белән урамда йөреп керү дә җитә. Утыра торган эштә эшләсәгез, һәр сәгать саен торып йөреп, хәрәкәтләнеп алыгыз. Кан агышын тизәйтү метаболизмны тизәйтә. Йөрәк тибешен тизәйтә торган күнегүләр - ябыгу өчен иң яхшылары.
Башка киңәшләр:
Шикәр һәм камыр азыкларын киметү тизрәк нәтиҗә бирәчәк. Игътибар! Вакытлыча баш тарту түгел, ә нәкъ менә куллануны киметү юлы белән эш итү кирәк.
Күбрәк яшелчәләр ашарга тырышыгыз. Анда калорияләр әз, җиңел үзләштерелә һәм тәмле.
Туклану хисе барлыкка килгәнче ук ашаудан туктагыз. Тәлинкәдә берничә кашык ризык калса, аны ашап бетерми калу бик кыен. Тәрбиябез шундый безнең. Шуңа күрә азыкны тәлинкәгә кечкенә порцияләр белән салырга тырышыгыз. Әгәр туймый калсагыз, бераз өстәргә була, ләкин соңрак. Туйганлык хисе баш миенә барып җитсен өчен бераз вакыт кирәк. Шуңа тагын бер порциягә үрелгәнче 10 минутлык пауза ясарга кирәк.
Ач булмаска тырышыгыз. Кибеткә ач килеш кергәндә, күбрәк әйбер алуыгызга игътибар иткәнегез бармы? Организм да шулай ук. Ачрак булган саен, күбрәк алып куярга тырыша. Һәр вакытта ачлык дәрәҗәсен контрольдә тотыгыз. Ачыга башлаганда ук ашасагыз яхшырак. Бик нык ачыккач, күпме һәм нәрсә ашаганны контрольдә тоту авыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз