Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    "Ябык пространствода кешенең психикасы җәзалана"

    Үзизоляция вакытында кешеләр көнлек режимны сакларга, дөрес тукланырга һәм җитәрлек йокларга, шулай ук физик күнегүләр ясарга тиеш. ТР Дәүләт думасы депутаты, психиатр-табиб Борис Менделевич шундый киңәшләрен бирә безгә.

    "Әгәр кеше үзизоляцияне үзенең гаиләсе белән үткәрә икән, режимга бергә утыру сәгатьләрен дә кертегез. Бу минутлар барлык гаилә әгъзалары өчен кызыклы булырга тиеш. Мәсәлән, уеннар уйнау, яки ребус чишү кебек күңел ачуларны кертә аласыз." - ди ул.

    Ябык пространствода кешенең психикасы җәзалана. Моны булдырмас өчен позитив психотерапия ярдәм итәргә мөмкин. Бу теләсә нинди начар хәлнең уңай якларын табудан гыйбарәт. Мәсәлән, хәзерге вакыт цифрлы технологияләр үсешенә әйбәт йогынты ясыячак, дип искәртте Менделевич.

    Реклама

    Казанда кайбер психолог һәм психотерапевтлар бушлай онлай-конференцияләр уздыра. Алар анда тыңлаучыларының сорауларына җавап бирә.

    "Алардан төрле мәгълүмат белеп була, хәтта сораулар да бирергә мөмкин. Бернинди проблема юк. Ышаныч телефоннары белән психологик хезмәтләр дә эшләрен туктатмады", - диде  медицина фәннәре докторы.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер