Логотип Идель
Яңалыклар

Җәядән дә ат, автоматны да сүтеп җый!

23 февральдә, Ватанны саклаучыларга багышлап, ТР Милли музее кызыклы программа тәкъдим итәчәк. Бәйрәм көнне музейдагы чаралар балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булачак.

2019 елның 23 февралендә, Ватанны саклаучыларга багышлап, ТР Милли музее кызыклы программа тәкъдим итәчәк. Бәйрәм көнне музейдагы чаралар балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булыр, дип көтелә.

11.00-13.00 сәгатьтә “Витязь” хәрби-тарихи клубы музейга килүчеләр өчен “Һәр заманның хәрбиләре” - «Воин на все времена» интерактив-костюмлаштырылган программасын әзерли. Музейның төрле заллары буйлап сәяхәт кылганда, кунаклар ир-атларның төрле заманнардагы шөгыльләре, төрле хәрби предметлар белән таныша алыр.

Иммерсияле программада катнашырга теләүчеләр үз көчләрен җәядән ук атуда, балта ыргытуда сынап карый алыр, Наполеон чорының строй хәзерлеге алымнарын үзләштерер, Бөек Ватан сугышы автоматын сүтеп җыяр.

Биш кеше һәм аннан да артыграк оешкан төркемнәр өчен 13.00-15.00 сәгатьтә “Артка 100 адым” квест-уены үткәрелә. Тарихи персонажлар катнашучыларның мантыйгын, тапкырлыгын һәм җитезлеген тикшерәчәк, яшерелгән хәзинәләрне эзләп табарга булышачак.

Барлык ир-атлар өчен дә катнашу бушлай! Ә балалар өчен музейда 28 февральгәчә  башка бер акция гамәлдә: 1-4 сыйныф укучылары музейга бушлай керә ала! Димәк, ир-егетләр, әтиләр-бабайлар башлангычта укучы балалары белән бергәләп кызыклы программада катнашачак, дип хәбәр ителә музейның рәсми сайтында.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Казан музей 23 февраль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев