Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1894
      0
      6

    "ЯҢГЫР ЯУСА ДА, СПЕКТАКЛЬ КҮРСӘТЕЛӘЧӘК"

    5 августта Кәрим Тинчурин исемендәге театр ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлаячак. Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары беренче тапкыр үз тамашачылары өчен мондый форматта уйнаячак. Моның өчен театр ишегалдында махсус сәхнә җиһазландырылган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. 


    Фото Тинчурин театрының ВКонтакте төркеменнән алынды

    Ачык һавада куелган һәр спектакльне бер үк вакытта 50 кеше карый алачак. Тамашачылар иминлеге өчен 1,5 метрдан да ким булмаган дистанция сакланачак, урыннар шахмат тәртибендә урнашачак. Спектакль алдыннан тамашачыларның температурасын үлчиячәкләр, битлекләр һәм перчаткалар бирәчәкләр.

    Спектакльләр күрсәтүне Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясеннән башлаячаклар. 6 августта тамашачыларга Хәй Вахитның «Туй алдыннан» моңсу комедиясен күрсәтәчәкләр. 7 августта Исламия Мәхмүтованың «Син минем бергенәм» мелодрамасы булачак. 12 августта актерлар Шамил Фәрхетдиновның «Алтын көз» комедиясен, 13 августта Хәй Вахитның «Кияүләр» музыкаль комедиясен күрсәтәчәкләр.

    14 һәм 15 августта театр сөючеләргә Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул», Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» комедияләрен тәкъдим итәчәкләр.

    Кунаклар өчен саклана торган автостоянка каралган. Администрация сүзләренә караганда, спектакльләр хәтта һава торышы начар булган очракта да булачак, тамаша мәйданчыгы өстендә яңгырдан саклау өчен тент урнаштырылган. 

    Спектакльләрнең барысы да кичке җидегә планлаштырылган. 

    Афиша

    Тинчурин театры: “Без бүген үк спектакль куярга әзер”

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу