Логотип Идель
Яңалыклар

Яхинаның тагын бер романы буенча фильм төшереләчәк

Тиздән Гүзәл Яхинаның тагын бер әсәре - "Балаларым минем" романы экранлаштырылачак.

Тиздән Гүзәл Яхинаның тагын бер әсәре - "Балаларым минем" романы экранлаштырылачак.

Фильмның режиссеры Алексей Учитель булачак. Алексей Учитель – Россиянең танылган продюсер режиссеры, Россиянең атказанган эшлеклесе, Россиянең халык артисты, шулай ук "Послание к человеку" документаль фильмнар кинофестивале директоры. Аның "Дневник его жены", "Прогулка", "Космос как предчувствие", "Пленный", "Край" фильмнары "Ника", Золотой орел", Мәскәү халыкара һәм Карловы Вары кинофестивалләрендә бүләкләр алды. Аның соңгы эшләре арасында - "Матильда" - рус императоры һәм балерина турындагы картина.

Гүзәл яхина үзе әлге фильм турында болай ди:  "Мин шунда ук экранлаштыруга ризалаштым, чөнки мин Алексей Ефимовичны "Край" һәм "Космос как предчусттвие" кебек хфильманары өчен бик яратам. Өстәвенә, режиссер немец темасы белән күп эшли, ул аның фильмнарында бар, анарда алман актерлары төшә. Шуңа күрә мине, һичшиксез, аның экранизация ясарга теләве шатландырды", - дип хәбәр итә KZN.RU порталы.

Ул шулай ук студиянең кино төшерүгә әзерлек турында рәсми рәвештә белдерсә дә, роман авторы проектның нинди стадиядә булуын белми, дип билгеләп үтте. Хәер, эш башлангач, төшерү төркеменең язучы белән очрашулары һәм булачак картинаның гомуми күзаллавы турында фикер алышу булачак.

"Роман язганда миңа биредә сурәтләнгән ярымутрау дөньясын чагылдыру өчен мультфильм туры килә кебек тоелды. Әмма тулы метражлы фильм булса, мин бик бәхетле булачакмын! Әмма бу режиссер һәм актерлар өчен, бигрәк тә төп рольне башкаручы өчен чакыру булачак. Аңа бөтен экрандагы вакытын диярлек - китапның төп герое күп еллар дәвамында телсез - дәшмичә йөрергә туры киләчәк, - дип сөйләде Г.Яхина.

Хәзерге вакытта Казнда язучының "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча фильм төшерелеп килә.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев