-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
«ТӘРТИП» РАДИОСЫ КУШЫМТАСЫНДА ПОДКАСТЛАР ТЫҢЛАП БУЛА Казанда «Тәртип» радиосы үзенең яңа логотибын, мобиль кушымтасын, гимн һәм подкастлар системасын тәкъдим итте.
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
-
Идәнгә төшкән пилмәнне кәстрүлгә салып укучыларга ашаткан Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
Яхшы укысаң, Рөстәм Миңнеханов автографына ия булырсың

Татарстанда «Президент көндәлеге» проекты старт алды. Әлеге көндәлеккә укуда алдынгы һәр бала ия булырга мөмкин. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы куелган була. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
«Һәр укучының дүртенче чирек ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы куелган Президент көндәлегенә ия булу мөмкинлеге бар. Әлеге көндәлекне Казан Кремлендә тантаналы төстә тапшырачаклар», - диелә хәбәрдә.
Мондый көндәлекне алу өчен 19 майга кадәр «Комсомольская правда» газетасы редакциясенә үзеңнең уку алдынгы икәнлегеңне раслаучы дәлилләр (электрон көндәлекләрнең скриншотларын яки кәгазь көндәлек битләренең фото/сканнарын) җибәрергә кирәк.
Газета редакциясе барлык фәннәр буенча дүртенче чирек дәвамында алынган «5»ле билгеләренең гомуми санын исәпләп чыгарачак.
Чирек дәвамында иң күп «5»ле алган укучылар җиңүче дип табылачак.
«5»ле билгеләрен электрон адреска (kpkzn@yandex.ru) яки WhatsApp номерына (+7 906 111 88 00) җибәрергә кирәк. Хатта торак пункт (шәһәр, район), укучының тулы исем-фамилиясе, мәктәбе, сыйныфы һәм телефон номеры күрсәтелүе шарт.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз