Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Якын арада 20 градуска кадәр җылытачак диюләре дөресме?

    Интернетта якын арада һава температурасы + 20 градуска кадәр күтәреләчәк, бөтен җирне су басачак дигән фаразлар бар. Шуңа да карамастан якындагы берничә көндә андый кискен җылытулар көтелми дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте.

    Киресенчә бу атнада термометрлар күрсәткече аска төшәчәк. Буранлы һәм болытлы булачак. Иртәгә, 15 февраль иртән болытлы - көндезгә таба аяз күк көтелә. Һава температурасы - 3 градустан, - 7 градуска кадәр төшәчәк. Ялларда исә һава температурасы 0 градуска кадәр күтәреләчәк.

    Реклама

    Түбәләрдән кар һәм боз төшү мөмкинлеге арта, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект