Логотип Идель
Яңалыклар

Ял көннәрендә Татарстанда +24 градуска кадәр җылы булачак

 23 нче сентябрьдә Татарстанда синоптиклар урыны белән томан фаразлый. Төнлә һәм иртә белән һава торышының начарлануы көтелә.

 23 нче сентябрьдә Татарстанда синоптиклар урыны белән томан фаразлый. Төнлә һәм иртә белән һава торышының начарлануы көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, иртәгә Казанда аязучан болытлы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр көтелә, һава температурасы +11 дән +13 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез 19-21 градуска кадәр җылытачак. 

Шимбә көнне, 24 нче сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр. Төнге температура 9-14 градус җылы булачак. Көндез һава 19-24 градуска кадәр җылыначак, синоптиклар тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчле җил фаразлыйлар.

Якшәмбе, 25 нче сентябрьдә, республика халкын аязучан болытлы һава торышы көтә. Төнлә термометр баганалары +7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез яңгыр һәм 13-18 градуска кадәр җылы булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев