Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Ял көннәрендә Татарстанда -28 градуска кадәр салкын көтелә

    Татарстан антициклон йогынтысында булачак, шуңа күрә һава температурасы сизелерлек түбәнәячәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

    Шулай итеп, иртәгә синоптиклар -20 градуска кадәр салкынны фаразлый, ә шимбә көнне термометрның терекөмеш баганасы төнлә -16..-21 градуска төшәчәк, ә көндез -12..-17 градус фаразлана. Якшәмбе көнне тагын да салкынрак булачак: төнлә -19..-24 градуска кадәр (урыны белән -28 градус), шулай ук көндез -12..-17 градус салкын. Явым-төшем ихтималы аз.

    Реклама

    Киләсе атнада һава торышы яңадан үзгәрәчәк. Якынча мәгълүматлар буенча, 5 һәм 6 декабрьдә төнлә -13..-18 градус, ә көндез -8..-13 градуска кадәр салкын көтелә. Моннан тыш, Татарстанның көнчыгышында бераз кар яварга мөмкин.

    Синоптиклар билгеләп үткәнчә, якындагы 10 көндә һава температурасы республикада климат нормасыннан 4 градуска түбәнрәк булачак, ул республикада -7,4 градус тәшкил итә. Айлык температура да нормага сыешмаячәк һәм -1 градуска түбәнрәк булачак.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!