-
Корбан гаете көнендә Казанда "Корбан Фест" зур гаилә бәйрәме узачак 2022 елның 10 июлендә Казанда М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан, традиция буенча, "Корбан Фест" зур гаилә фестивале узачак.
-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ялган белешмә өчен штраф
Хәрәкәт итү өчен ялган белешмә ясаучы җәзага тартылачак. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Гомуми изоляция чорында эшчәнлеге туктатылмый торган оешмаларның аерым исемлеге каралган. Медицина һәм даруханә оешмалары, халыкны азык-төлек продуктлары һәм көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итә торган һәм гадәттән тыш хәл шартларында кичектергесез эшләр башкара торган компанияләр өзлексез эшләячәк. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларын җитештерә һәм чыгара торган оешмалар кыскартылган составта эшли.
Мондый оешмаларның хезмәткәрләре эш белән тәэмин итүчедән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган форма буенча белешмә алырга тиеш.
«Эш белән тәэмин итүче биргән документның (белешмәнең) Татарстан Республикасы территориясе буенча хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле булмаган сәбәпләр белән хәрәкәт итәргә рөхсәт булмавын аерым искәртәбез», — диделәр прокуратурада.
Күзәтчелек ведомствосында белдерүләренчә, ялган белешмә ясаган һәм чикләүләрне бозган өчен штраф салу яки компания эшчәнлеген туктатып тору каралган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз